news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия хәрбиләре Донецк Халык Республикасында Толстой торак пунктын азат иткән

Россия хәрби хезмәткәрләре Донецк Халык Республикасында Толстой торак пунктын азат иткән. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Көнчыгыш» гаскәрләр төркеме бүлекчәләренең актив һәм кыю гамәлләре нәтиҗәсендә Донецк Халык Республикасының Толстой торак пункты азат ителде», - диелә хәрби ведомство белдерүендә.

Моннан тыш, төнлә Украина хәрби аэродромнарына төркемле һөҗүмнәр (шул исәптән «Кинжал» ракеталары белән) ясалды. Һөҗүмнәр барлык билгеләнгән объектларга барып җитте, дип хәбәр итте Саклану министрлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot