news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халыклары телләрен саклауга ясалма интеллект җәлеп ителәчәк

Россия Хөкүмәте һәм «Россия халыклары йорты» IT-компаниясе төрле халыкларның телләрен саклау эшенә ясалма интеллект җәлеп итәчәк. Бу хакта «Хөкүмәт сәгате» барышында Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов әйтте.

«Россия халыклары йорты» IT-компаниясе белән берлектә телнең база технологияләре, клавиатуралар, онлайн-тәрҗемәчеләр (ясалма интеллект ярдәмендә) эшләү мәсьәләләре карала», – дип яза Баринов сүзләрен URA.RU сайты.

Игорь Баринов Россиядә мондый тәҗрибәнең инде булуын әйтте – ясалма интеллект технологияләре укыту программалары өчен кулланылган.

Шул ук вакытта ул телләрне саклау җаваплылыгын кешеләрнең үзләренә йөкләде, «җанлы аралашуны цифрлы технологияләр белән алмаштырып булышмый», диде.

Искәртеп үтик, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада туган телләргә карата «формаль мөнәсәбәт» күзәтелә диде һәм аларны саклау өчен барысын да эшләргә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100