Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия халкы арасында популяр булган иң зыянлы ризыкларны атадылар
Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург Россия халкы арасында популяр булган иң зыянлы ризыкларны атады. Бу хакта РИА Новости яза.
Белгеч сүзләренчә, бу ризыклар арасына снеклар (чипсы, сохарилар), шикәрле һәм баллы сөт ризыклары керә.
«Әгәр алкогольне карамыйбыз икән, зыяны буенча икенче ризык – ул шикәр һәм шикәрле ризыклар. Зарары күзгә күренеп тора. Күбрәк шикәр ашаган саен, без азрак яшибез, иртәрәк картаябыз, авырулар арта. Майлы һәм шикәрле камыр ризыгы иң зарарлы ризык. Монда төрле десертлар, яшүсмерләр ярата торган снеклар: чипсылар, сохарилар керә», – дип сөйләде Гинзбург.
Диетолог баллы сөт ризыкларына пальма мае кушулары турында да әйтте. Михаил Гинзбург әйткәнчә, эремчеккә яки йогуртка өстәлгән пальма мае сөт мае кебек була ала, әмма аның зыяны күбрәк.
Шулай ук кызыл ит ашауга да игътибарлы булырга кирәк, диде белгеч.
«Күбрәк ашаган саен, начаррак. Атнасына 3-4 порция ашаган саен, юан эчәк яман шеше, кан тамыры авырулары ихтималы арта», – дип кисәтте Михаил Гинзбург.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз