news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкының хезмәт хакы бер ел эчендә 9 процентка арткан

Апрель аенда россиялеләрнең медиана хезмәт хакы 47 392 сум (НДФЛ түләгәнгә кадәрге сумма) тәшкил иткән. Бу узган елның апреленә караганда 9,3 процентка артыграк, диелә «Сбериндекс» үткәргән тикшеренүдә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Шул ук вакытта, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы барыннан да күбрәк (17,7 процентка) арткан.

Билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә иң югары хезмәт хакын файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә эшләүчеләр (уртача 80,9 мең), финанс һәм иминият тармагы хезмәткәрләре (67,8 мең), IT һәм элемтә белгечләре (65,7 мең) ала. Спорт, ял һәм күңел ачу өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы – иң түбәне (37,8 мең).

Төбәкләрдә исә иң югары хезмәт хакы - Чукот автономияле округында (97,3 мең), Ямал-Ненец автономияле округында (81,1 мең) һәм Мәскәүдә (81 мең). Ингушетия (29,5 мең), Карачай-Черкас (33,2 мең) һәм Кабарда-Балкар (33,3 мең) республикаларында яшәүчеләр иң аз хезмәт хакы ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100