Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия халкының 77 проценттан артыгы Владимир Путинга ышана
Россиялеләрнең 77,3 проценты РФ Президенты Владимир Путинга ышануын әйткән. 74 проценты аның эшчәнлеген хуплавын белдергән, диелә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруда.
Аналитиклар билгеләп үткәнчә, россиялеләрнең ышаныч дәрәҗәсе бер атнада 0,1 процент пунктына кимегән, әмма дәүләт башлыгы эшчәнлеген хуплаучылар, киресенчә, 0,4 процент пунктына арткан.
Сораштыруда катнашучыларның 60 проценты Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга ышана, 51,9 проценты Хөкүмәт Рәисе эшчәнлеген хуплавын белдергән. Бу – бер атна элеккегедән 0,8 процент пунктына артыграк.
Тулаем алганда, респондентларның 48,2 проценты Хөкүмәт эшчәнлеген хуплый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз