news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елда кемнәрнең эштән кыскартуга эләгәчәге билгеле

2025 елда кемнәрнең эштән кыскартуга эләгәчәге билгеле
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия Хөкүмәте 2025 елда дәүләт органнары территориаль бүлекчәләре штатын ун процентка кыскартырга ниятли. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Кыскартыла торган вазифаларның хезмәт хакын акчаны аз алучыларның эш хакын арттыруга юнәлдерәчәкләр: үзгәрешләрнең максаты – дәүләт хезмәтен нәтиҗәлерәк итү һәм анда эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру», - диелә материалда.

Мәкаләдә әйтелгәнчә, Хөкүмәтнең 2015 елның июленнән гамәлгә ашырылачак реформасы 400 меңгә якын дәүләт хезмәткәренә кагылачак.

Моннан тыш, Министрлар Кабинетында искәртүләренчә, штатлар ун процентка гына түгел, аннан артыгракка да кыскартылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100