news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкын февраль аенда кыска эш атнасы һәм озын яллар көтә

Февраль аенда Россия халкын озын ял көннәре көтә, дип искәрттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең матбугат хезмәтендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«23 февраль, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, эш атнасы кыска булачак һәм нибары өч көн (20-22 февраль) дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.

Ведомствода искәртүләренчә, атнаның соңгы эш көне, 22 февраль, бәйрәм алды көне булганлыктан, бер сәгатькә кыскарак булачак.

Өстәмә ял көне 1 гыйнвар, якшәмбе көненнән 24 февраль, җомгага күчерелде. 

Алты көнлек эш атнасы булганда шимбә, 25 февраль, эш көне санала.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot