news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкына озын май бәйрәмнәре турында искәрттеләр

Май бәйрәмнәрендә Россия халкын 29 апрельдән 1 майга һәм 6 майдан 9 майга кадәр 7 эш көне булмаган ял көне көтә.

Работа.ру сервисының персонал һәм оештыру үсеше директоры Юлия Санина сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, ял көннәре алдыннан кыскартылган эш көннәре булмаячак. Хөкүмәт быел бәйрәм алдыннан эш көне кыскара торган өч көнне билгеләгән, алар – 22 февраль, 7 март һәм 3 ноябрь.

«Шулай итеп, 28 апрель һәм 5 май эш көннәре гадәти булачак, биш көнлек эш атнасында бу бәйрәм алды җомгалары сигез сәгатьлек эш көне булып калачак», - диде эксперт.

Санина шулай ук озын май бәйрәмнәре аркасында хезмәт хакын киметү законсыз, ялларда хезмәт өчен түләнергә яки өстәмә ял (отгул) белән алыштырырга тиеш, дип ассызыклады.

Шул ук вакытта, әгәр хезмәт хакы айның беренче көненә туры килсә, эш бирүче хезмәткәрләренә 28 апрельдән дә соңга калмыйча түләргә тиеш була. Әгәр хезмәт хакы көне 8-9 майга туры килсә, хезмәт хакы 5 майга кадәр түләнә, дип аңлатты белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100