Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия халкын СНИЛС номеры белән яңа мошенниклык схемасы турында кисәттеләр
Мошенниклар кешенең СНИЛС номерын кулланып микрозайм алырга мөмкин. Бу хакта АИД Профессиональ юридик төркем юристы Давид Адамс «Газете.Ru» басмасына биргән интервьюда әйткән дип яза РИА Новости.
«СНИЛС номеры үзе генә кешене акчадан һәм милектән мәхрүм калдыра алмый. Әмма башка мәгълүматлар белән бергә ул җинаятьчеләр кулында бик көчле коралга әйләнә», – диде белгеч.
Давид Адамс сүзләренчә, мошенниклар СНИЛС номеры белән корбанның «Госуслуги» порталындагы аккаунтына керә ала һәм шунда паспорт белешмәләрен, теркәлү адресын ачыклап, алар ярдәмендә субсидияләр һәм микрозаймнар алырга мөмкин.
«Бервакытта да шикле сылтамаларга кермәгез һәм таныш булмаган кешеләргә, хәтта алар үзләрен банк, дәүләт хезмәте яки медицина оешмалары хезмәткәрләре дип әйтсә дә ышанмагыз», – дип кисәтә юрист.
Адамс сүзләренчә, СНИЛ номеры ярдәмендә мошенниклар мондый җинаятьләр башкарганда анонимлык бирә торган электрон акча янчыклары яки финанс сервисларында аккаунтлар ачарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз