news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкын өч көнлек ике эш атнасы көтә

Россиялеләрне апрель ахырында һәм май башында өч көнлек эш атналары көтә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.

«Бу айның соңгы атнасында без 28, 29 һәм 30 апрельдә эшләячәкбез. Бу өч көнлек кыска эш атнасы булачак. 30 апрель - 1 Май алдыннан кыска эш көне көтелә», - диде парламентарий.

Депутат искәрткәнчә, икенче өч көнлек эш атнасы 5 майдан 7 майга кадәр узачак.

«Шул рәвешле, апрель ахырында һәм май башында бездә өч көнлек ике кыска эш атнасы булачак», - диде Нилов.

news_right_1
news_right_2
news_bot