news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкын ел ахырында тагын бер алты көнлек эш атнасы көтә

Россия халкын ел ахырында тагын бер алты көнлек эш атнасы көтә
Фото: © «Татар-информ»

Россия халкы 23-29 декабрь атнасында алты көн эшләячәк, чөнки шимбә, 28 декабрьдәге ял көне дүшәмбе, 30 декабрьгә күчерелде, елның соңгы эш көне кыска эш көне булмаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хезмәт хокукы буенча HeadHunter эксперты Ольга Владимировага сылтама белән хәбәр итә.

«РФ Хөкүмәтенең «2024 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карары нигезендә, ял көне шимбә, 28 декабрьдән дүшәмбе, 30 декабрьгә күчерелә», - диде Владимирова.

Ул 28 декабрьдәге эш көненең кыска эш көне булмаячагын искәртте.

Шуның нәтиҗәсендә россиялеләр 11 көн рәттән – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял итәчәк. 31 декабрь бу көнгә быелның 7 гыйнварындагы ялны күчергәннән соң ял көне булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot