news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкын быел алты көнлек эш атнасы көтә

2025 елның көзендә Россия халкын алты көнлек эш атнасы көтә. Бу хакта «Работа.ру» персонал сервисы директоры Юлия Санина РИА Новостига сөйләгән дип яза «Российская газета».

«2025 елда Россия халкын 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр алты көнлек эш атнасы көтә», – дигән ул.

Бу 1 ноябрьдәге (шимбә) ял көнен 3 ноябрьгә (дүшәмбе) күчергә бәйле. Шул ук вакытта 1 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарак була.

Яллар өч көн – 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә киләсе эш атнасы өч көнлек – 5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100