Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия халкы Владимир Путин белән Туры элемтәгә 314 меңнән артык сорау юллаган
Зур матбугат конференциясе алдыннан РФ Президенты Владимир Путинга 314 меңнән артык сорау юлланган. Бу мәгълүматларны «Россия 24» эфирында хәбәр иттеләр.
Шулай ук телеканалда билгеләп үтүләренчә, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге – 67 проценты – хатын-кызлардан килгән, шул ук вакытта ир-атлар өлешенә сорауларның 33 проценты туры килә. Россиялеләрне барыннан да бигрәк социаль өлкә һәм махсус хәрби операция кызыксындыра.
Үз сорауларыгызны moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайтында, 0-40-40 номерына СМС-хәбәрләр аша һәм 8-800-200-40-40 телефоны буенча бирергә мөмкин. МАХ мессенджерында чат-боттан да файдаланырга мөмкин.
Кремльдә хәбәр итүләренчә, «Ел нәтиҗәләре» 19 декабрь 12:00 сәгатьтә башлана. Сораулар программаны трансляцияләү тәмамланганчы кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз