news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкы өчен киләсе эш атнасы дүрт көнлек булачак

Россия халкы өчен киләсе эш атнасы дүрт көнлек булачак. Бу 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле. «Российская газета» шул хакта хәбәр итә.

Элегрәк Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә искәртүләренчә, быел 12 июнь дүшәмбегә туры килә. Димәк, ял көне шимбә, 10 июньдә башланып, дүшәмбе, 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай булгач, россиялеләрнең күпчелеге сишәмбе, 13 июньдә генә эшкә чыга.

Шул ук вакытта ведомствода билгеләп үтүләренчә, әгәр эш бирүче үз хезмәткәрләрен ял көннәрендә эшкә җәлеп итсә, ул аларның моңа язмача ризалыгын алырга тиеш.

Шулай ук эш бирүчеләр бәйрәмнәр аркасында хезмәт хакын киметә алмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100