news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия хакимияте продуктларга ваклап сату чик бәясе билгеләргә теләми

Федераль хакимият сизелерлек кыйммәтләнү куркынычы янаган социаль әһәмиятле туклану продуктларын ваклап сатуга чик бәясе яки өстәмә бәя билгеләүне кирәк дип санамый. Бу хакта узган атнада РФ Хөкүмәтендә узган азык-төлеккә бәяләр буенча киңәшмә протоколына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматы буенча, бу Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең уртак позициясе.

Профильле ведомстволар чик бәя билгеләү урынына ритейлерлар һәм профильле союзлар һәм ассоциацияләр белән берлектә сәүдә челтәрләре һәм җитештерүчеләр ирекле рәвештә өстәмә бәя билгеләүне чикли алган продуктлар исемлеген киңәйтү буенча эш оештырырга планлаштыра.

Моннан тыш, югарыда аталган ведомстволар хәлгә тискәре йогынты булдырмас өчен азык-төлек базарындагы вәзгыятькә карата мәгълүмат сәясәтен координацияләргә килеште.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда колбаса һәм кыяр бәясе кимеде, кайбер башка продуктлар кыйммәтләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot