news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хакимияте машина йөртү таныклыгы бирүне туктату өчен сәбәпләр исемлеген киңәйтте

Россия хакимияте юлда йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны һәм машина йөртү таныклыкларын бирүне туктатып тору өчен нигезләмәләрнең исемлеген киңәйтә. Аерым алганда, әгәр мөрәҗәгать итүченең паспортының срогы чыккан яки военкоматта повесткасы бар икән, 1 апрельдән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан һәм кандидатларга машина йөртү таныклыклары бирү туктатылачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Гариза бирүченең паспортының яки шәхесен ачыклый торган башка документының гамәлдә булу срогы чыгу имтиханнарны, Россия илкүләм һәм халыкара машина йөртү таныклыклары бирүне туктатып тору өчен нигез булып тора», диелә хәбәрдә.

Кандидат гамәлдәге документны тәкъдим иткәнгә кадәр процедура туктатылачак, дип аныклана.

Моннан тыш, машина йөртү таныклыгын бирмәү сәбәпләренә шулай ук медицина белешмәсенең срогы чыгу һәм курсантның имтиханда булмавы да керә.

Россия хөкүмәте карарына үзгәрешләр 2023 елның декабрендә кертелде һәм 1 апрельдән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100