news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия хаҗилары Мәккәгә кайта

Бүген Россия хаҗилары, Мина үзәнендәге палаткалы лагерьда торуларын тәмамлап һәм өч тапкыр таш ыргыту йоласын башкарып, Мәккәгә кайта. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Монда аларга тәваф кылу (Кәгъбәне җиде тапкыр әйләнеп чыгу) һәм Сафә белән Мәрвә калкулыклары арасында сай – йөгерү йолаларын үтәргә туры киләчәк. Бу йола Хәҗәрнең улы Исмәгыйльгә эчә торган су эзләвен символлаштыра.

Хаҗ кылучыларның бер өлеше Мина үзәнендә булганда ук, Мәккәгә кадәр берничә километр юл үтеп, кире әйләнеп кайтканнан соң, тәваф белән сай йоласын үтәгәннәр.

Соңгы көннәрен хаҗилар Әл-Хәрам мәчетендә өстәмә гыйбадәт кылып, намазлар укып үкәрәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot