news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия вузларында махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен квота барлыкка киләчәк

Быел Россиядә хәрби хезмәткәрләр - Украинадагы хәрби операциядә катнашучыларның балаларын университетларга кабул итү буенча махсус кагыйдәләр гамәлгә керәчәк. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

«Хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен кабул итү кагыйдәләре алдагы уку елыннан гамәлгә керәчәк. Кабул итү кампаниясе 2022 елның 20 июненнән дә соңга калмыйча башлана», - диелә министрлык хәбәрендә.

Шунысын да искәртик: 9 майда Россия Президенты Владимир Путинның кайбер федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында указы дөнья күрде.

Документ нигезендә, ил югары уку йортларында әтиләре махсус операциядә катнашучы абитуриентлар өчен бакалавриат һәм специалитет белем бирү программаларына кабул итүдә махсус квота (барлык бюджет урыннарының 10 проценты) барлыкка киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot