news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия волейболчылары Дөнья лигасында Польша командасын отты

Ил җыелмасы Бразилиядә узачак "Алтылык финалы"на эләгү өчен көрәш алып бара.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Россиянең ир-атлар волейбол җыелма командасы Дөнья лигасының өченче раундын җиңү белән башлады. Сергей Шляпников шәкертләре Польша җыелма командасыннан өстен чыкты – 3-0 (25:22, 25:17, 25:21).

Турнирның әлеге раунды Польшаның Катовице шәһәрендә уза. Әлегә Россия волейболчылары 7 уенның өчесен генә җиңү белән төгәлли алды. Моңа кадәр ил җыелмасы Аргентина (3:0) һәм Италия (3:2) командаларын откан, ә Франция (1:3, 1:3), Болгария (2:3) һәм АКШ (0:3) волейболчыларына оттырган иде.

Төркем этабында барлыгы 9 матч уздырырга кирәк. Россия волейболчылары чираттагы уеннарны Америка Кушма Штатлары (17 июнь) һәм Иран (18 июнь) җыелма командаларына каршы уздыра. Бразилия һәм тагын 5 команда 4-8 июльдә Бразилиядә узачак "Алтылык раунды"нда катнашачак. Россия җыелмасы әлегә 7 нче урында бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100