news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия волейболчылары Черногория җыелма командасыннан өстен чыкты

Команда составында Казанның "Зенит" волейболчылары да бар.

(Казан, 24 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россиянең волейбол буенча ир-атлар җыелмасы Черногория командасыннан өстен чыкты. 2018 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу турнирының икенче раундындагы старт матчы 3:0 исәбенә төгәлләнде. 

Командалар D төркемендә чыгыш ясый, уеннар Таллиндта уза. Сергей Шляпников җитәкләгән Россия җыелма командасы 25 майда Румыния волейболчылары белән көч сынаша. Россия волейболчылары сайлап алу турнирында Косово, Эстония, Черногория, Румыния һәм Венгрия җыелма командалары белән бер төркемдә уйный. Төркем җиңүчесе дөнья чемпионатына юлламалы булса, икенче урындагы команда өстәмә раундта катнашачак.

Россия җыелма командасы составында Казанның "Зенит" командасы уенчылары – Артем Вольвич белән Максим Михайлов та бар.

Волейбол. Дөнья чемпионатына сайлап алу турниры. Россия – Черногория 3-0 (25:21, 25:22, 25:18).

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100