news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия ведомстволары милләтара аралашу телеканалы булдыру концепциясен өйрәнә - Гарифуллин

Казан психологы ТНВны үзгәртергә яки Россиянең төрле төбәкләре ресурсларын берләштереп яңа гомумроссия каналы булдырырга тәкъдим итә.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Хәзер Россия Мәдәният министрлыгында, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкта, Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты Рамил Гарифуллинның милләтара гомумроссия телевидениесе һәм ТНВ телеканалы базасында аны оештыру турындагы концепциясен карыйлар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына психолог хәбәр итте.

Искәртеп үтик: Рамиль Гарифуллин Россия Президенты Владимир Путинга милләтара аралашу телеканалы булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, булачак телеканал күңел ачу һәм милләтара-мәгърифәтчелек юнәлешендә булырга тиеш. Анда "төрле милләтләр мәдәнияте диалогы тәкъдим ителергә, шулай ук мәгълүмат та булырга тиеш".

Психотерапевт ТНВ каналын үзгәртергә яки Россиянең төрле төбәкләренең телевизион, мәгълүмати һәм финанс ресурсларын берләштерү нигезендә яңа гомумроссия каналы булдырырга тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot