Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия валютасы долларның көчсезләнүе һәм тышкы фонның яхшыруы нәтиҗәсендә ныгый башлады
2025 ел башыннан Россия валютасы биржадан тыш сатуларда АКШ долларына карата 38 процентка ныгыды һәм дөньяда иң табышлы валютага әверелде. Бу хакта ТАСС Bloomberg агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Икътисадчылар рубльнең ныгуын Америкада яңа пошлиналар кертелү фонында долларның көчсезләнүе белән бәйли.
T-Investments компаниясе икътисадчысы Софья Донец билгеләп үткәнчә, үсеп килүче илләрнең күпчелек валюталарыннан аермалы буларак, рубль капиталның читкә китүе белән бәйле басымга юлыкмый. Аның сүзләренчә, Россия валютасы куркыныч активлардан китәргә омтылучы глобаль инвесторларның карарларына бик бәйле түгел.
Star Capital кыйммәтле кәгазьләр белән идарә итү һәм тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Искәндәр Луцко әйтүенчә, Россия-Америка мөнәсәбәтләренең яхшыруы да рубльнең җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итте. Аның бәяләвенчә, агымдагы шартларда валютаның көчсезләнүенә китерергә мөмкин булган мөһим факторлар юк, һәм гамәлдәге икътисади алшартлар урта сроклы перспективада сакланыр, мөгаен.
Россия Банкы мәгълүматларыннан күренгәнчә, март аенда рубльнең инфляция һәм сәүдә партнерлары булган илләрнең валюталарын күздә тотып исәпләнгән реаль нәтиҗәле курсы февраль белән чагыштырганда 7,1 процентка арткан. Бер елга күчереп исәпләгәндә беренче кварталда үсеш 19,2 процент тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз