news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия валютасы доллар һәм еврога карата үсә

Россия акчасының үсеше нефтькә бәяләр арту белән бәйләп аңлатыла.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Сум (рубль)  чәршәмбе көнне Мәскәү биржасында торглар ачылышында үсешен күрсәтте. Россия валютасының үсеше нефтькә бәяләр арту белән аңлатыла. Бу хакта “Известия” җиткерә.

АКШ доллары 12:00 сәгатькә 4 тиенгә төшеп, 1 доллар – 59,8 сум, евро 8 тиенгә төшеп, 1 евро – 69,65 сум булды. Шул ук вакытта доллар гамәлдәге рәсми курстан 3 тиенгә артык, ә евро – 5,1 тиенгә ким булды.

Нефтькә бәяләр артуны Америка нефть институтының АКШта узган атна нәтиҗәләре буенча нефть запаслары 10,2 млн баррельгә кимү турындагы хәбәре белән аңлаталар. Бу экспертлар фаразлаганнан дүрт тапкырга артыграк кимү булган.

Әмма әлегә АКШ Икътисад министрлыгы үз запаслары турында хисап бастырмаган. Америка нефть институтының бәяләмәсе расланса, нефтькә бәяләр арту тизләнәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot