Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Үзәк сайлау комиссиясе Президент сайлавына әзерлек чаралары планын раслады
РФ Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чараларының календарь планын раслады. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта дәүләт башлыгы вазифасына кандидатлар тәкъдим итү этабы башланды. Ул үз-үзен тәкъдим итүчеләр өчен – 27 декабрьгә, сәяси партияләр тәкъдим иткән кандидатлар өчен 1 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Дәгъвачылар 31 гыйнварга үзләренә теләктәшлек күрсәтүчеләрдән имзалар җыярга тиеш. Биредә үз-үзен тәкъдим итүчеләр өчен 300 меңнән артык имза һәм партияләр тәкъдим иткән кандидатлар өчен 100 меңнән артык имза хакында сүз бара.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Россия Президентын сайлау өч көн – 2024 елның 15 мартыннан 17 мартына кадәр дәвам итәчәге турында язды. Үзәк сайлау комиссиясе шундый карар кабул итте.
Россия дәүләтенең гамәлдәге башлыгы Владимир Путин яңа президентлык срогына үзен кандидат итеп күрсәтергә карар кылды. Җиңгән очракта, бу аның өчен бишенче Президент срогы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз