Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Үзәк банкы төп ставка буенча карар кабул итте
Россия Үзәк банкы төп ставканы еллык 21 процент дәрәҗәсендә саклап калды. Бу хакта регулятор сайтында хәбәр ителә.
Үзәк банкның директорлар советы әгъзалары билгеләп үткәнчә, агымдагы инфляция басымы кимегән, әмма ул югары булып кала, аеруча тотрыклы өлешендә. Эчке ихтыяҗ, элеккечә үк, товарлар тәкъдименә караганда тизрәк үсә. Кредит бирү өлкәсендә җанлылык күзәтелми, ә халыкның саклык-инвестиция активлыгы югары булып кала.
Регулятор хисабында билгеләп үтелгәнчә, 2026 елда инфляцияне тиешле дәрәҗәгә кайтару өчен Үзәк банкка акча-кредит сәясәтен элеккечә кырыс алып барырга туры киләчәк. Шул ук вакытта, инфляцияне киметү өчен күрелгән чараларның нәтиҗәсе көтелгәнчә булмаса, Россия Банкы төп ставканы арттырырга да мөмкин.
Үзәк банк фаразына караганда, 2025 елда еллык инфляция 7-8 процентка кадәр кимиячәк, ә 2026 елда ул 4 процент тәшкил итәчәк.
Үзәк банкның төп ставка буенча киләсе утырышы 2025 елның 25 апреленә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз