news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия ОПЕК+ кысаларында нефть чыгаруны тәүлегенә 62 мең баррельгә арттырачак

Россия август аенда ОПЕК+ кысаларында нефть чыгаруны июльдәге дәрәҗәгә карата тәүлегенә 62 мең баррельгә – тәүлегенә 9,887 миллион баррельгә кадәр арттырачак, диелә якшәмбедәге очрашу нәтиҗәләре буенча ОПЕК коммюникесында.

Шулай ук билгеле булганча, ОПЕК+ илләре (Россия, Согуд Гарәбстаны, Гыйрак, Кувейт, Казахстан, Алжир һәм Оман) ирекле чикләүләр белән август аенда нефть чыгаруның рөхсәт ителгән күләмен июль дәрәҗәсеннән тәүлегенә 188 мең баррельгә арттыру турында карар кабул иткән. Материаллардан күренгәнчә, Россия өчен җитештерүнең чик дәрәҗәсе тәүлегенә 62 мең баррельгә артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot