news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия укучылары өчен олимпиадаларны 12 майдан соң үткәрү планлаштырыла

Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын элегрәк 20 марттан башлап үткәрү планлаштырылган иде.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россиядә мәктәп укучылары олимпиадаларын 12 майдан соң үткәрү планлаштырыла. Бу хакта төбәк мәгариф идарәләре белән координацияләү һәм хезмәттәшлек буенча эш төркеменең беренче утырышында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

«Моның өчен барлык шартлар да тудырылачак. Без нәтиҗәләрне эшкәртергә өлгерәбез. Биредә бернинди өзеклекләр булмаячак», - диде РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын элегрәк 20 марттан үткәрү планлаштырылган иде. Бу этапка бөтен Россиядән 5,6 меңгә якын укучы үтте.

Олимпиада 24 гомуми белем бирү фәне буенча үткәрелә һәм дүрт этапта уза — мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Бөтенроссия олимпиадасында бишенче сыйныфтан башлап укучылар катнаша.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы, «аны үткәрүдә катнашканнарның сәламәтлеген саклауны көчәйтү» өчен, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы календарена үзгәрешләр кертәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot