news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Украинага икенче гуманитар конвойны әзерләүне төгәлләп килә

Виталий Чуркин хәбәр итүенчә, бу хакта РФ тышкы эшләр министрының Украина тышкы эшләр министрлыгы башлыгы белән телефоннан сөйләшүе барышында килешенгән

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Россиядән Украинага икенче гуманитар конвойны әзерләү төгәлләнеп килә. Бу хакта кичә БМО каршындагы РФ даими вәкиле Виталий Чуркин хәбәр итте, дип белдерә “Интерфакс”.

“Хәзер Украинага икенче гуманитар конвойны әзерләү тәмамланып килә. Бу хакта РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавровның Украина тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Павел Климкин белән телефоннан сөйләшүе барышында килешенде”, - дип белдерде БМОның Украина буенча Куркынычсызлык Советы утырышында Чуркин.

“Россия ярдәмгә кискен рәвештә мохтаҗ булган Донецк һәм Луганск өлкәләре халкына гуманитар ярдәм күрсәтергә омтыла. Күптән түгел, Куркынычсызлык Советының кайбер әгъзаларының көчле каршылыгына карамастан, Луганскига Кызыл Хаҗ Халыкара комитеты химаясе астында Россиядән беренче гуманитар конвой китерелгән иде”, - дип өстәде ул.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100