news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Украинага гуманитар колоннаның яңасын җибәрә

Бу Россия тарафыннан Украинаның көнчыгышына җибәрелгән дүртенче колонна булачак

 (Мәскәү, 28 октябрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). Россия Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләренә гуманитар ярдәм белән тагын бер колонна җибәрә, дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыклары Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.

"2014 елның 28 октябрендә Ногинскидан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының автомобиль колоннасы  Донецк һәм Луганск өлкәләре халкы өчен гуманитар ярдәм белән  (50гә кадәр машина) юлга кузгала", - дип яза "Интерфакс".

Бу Россия тарафыннан Украинаның көнчыгышына җибәрелгән дүртенче колонна булачак. Алдагыларында дәүләт чиген  Киевтагы хакимият санкцияләреннән башка узганнар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot