Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Украинага 1 200 солдатның мәетен тапшырды
Россия Истанбул килешүләре кысаларында бүген Украинага 1200 хәрбинең мәетен тапшырды. Бу хакта «Российская газета» яза.
ТАСС агентлыгы сөйләшүләр төркемендәге чыганакка сылтама буенча хәбәр иткәнчә, бу берьяклы тәртиптә эшләнгән. Украина бер мәетне дә тапшырмаган.
«Истанбул килешүләре кысаларында Россия Украинага 1 200 солдатның мәетен тапшырды. Украина берне дә тапшырмады», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Искәртеп үтәбез, 2 июньдә Истанбулдагы сөйләшүләр барышында Мәскәү һәм Киев әсирләр һәм һәлак булган солдатларның мәетләрен алмашу турында килеште. Бу процесс 7 июньдә башланырга тиеш иде. РФ вәкилләре алмашу ноктасына рефрижераторларда 1212 мәетне китерде, әмма Украина ягы кинәт кенә алмашу графигын билгесез вакытка күчерде, алай гына да түгел, аларның вәкилләре урынга бөтенләй килмәде. Шуңа да карамастан, 11 июньдә мәетләр белән алмаштылар. Хәзерге вакытта Киев Мәскәүгә әле 27 хәрбинең генә мәетен кайтарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз