news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия-Украина сөйләшүләренең өченче раунды башланды

Беренче Россия-Украина сөйләшүләре 28 февральдә Белоруссиянең Гомель өлкәсендә узды.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). «Беловежская роща» паркында Россия һәм Украина сөйләшүләренең өченче раунды башланды.

Элегрәк Украина Президенты офисы киңәшчесе хәбәр иткәнчә, сөйләшүләр Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башланырга тиеш иде. Бу хакта Россиянең Беларуссиядәге илчелегенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Беренче Россия-Украина сөйләшүләре 28 февральдә Белоруссиянең Гомель өлкәсендә узды, икенче очрашу «Беловежская роща» паркында узды. Икенче раунд кысаларында алар тыныч халыкны эвакуацияләү өчен гуманитар коридорлар булдыру турында килеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot