Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Украина белән сөйләшүләрнең өченче раундына әзер
Россия Украина белән сөйләшүләрнең өченче раундына әзер. Бу хакта РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Пәнҗешәмбе РФ Президенты Владимир Путин АКШ лидеры Дональд Трамп белән телефоннан сөйләште.
«Билгеләп үткәнемчә, безнең президент сөйләшүләр процессын дәвам итәргә, ягъни чираттагы, өченче раундны уздырырга әзер», - дип җавап бирде Ушаков журналистларның Путин белән Трамп Россия һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләрнең өченче раундын уздыру турында сөйләштеме, дигән соравына.
Россия белән Украина арасында турыдан-туры сөйләшүләрнең ике раунды узды. Очрашулар Истанбулда үткәрелде. Аларның нәтиҗәсендә ике ил арасында әсирләр белән алмашу булды. Шулай ук РФ Киев режимына һәлак булган хәрбиләрнең мәетләрен тапшырды. Моннан тыш, яклар конфликтны җайга салу меморандумы проектлары белән алмашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз