news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Украина белән магистраль нефть үткәргечләрдән файдалану килешүен гамәлдән чыгарган

2016 елның февралендә Украина участоклары Швейцариянең International Trading Partners AG компаниясенең “Транснефть” ГАҖ нә сатылган.

(Казань, 13 октября, «Татар-информ»). Россия белән Украина арасындагы 1995 елның 26 июлендә рәсмиләштерелгән магистраль нефть үткәргечләрдән файдалану турындагы килешүне гамәлдән чыгару турында карар кабул ителгән. Шул хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.

РФ Хөкүмәте сайтында әйтелгәнчә, Украина территориясеннән уза торган Самара – Көнбатыш юнәлеш һәм Грозный – Армавир – Трудовая нефть үткәргечләре «Транснефтепродукт» АК бүлендек предприятиеләре тарафыннан файдаланыла. 2016 елның февралендә Украина участоклары Швейцариянең International Trading Partners AG компаниясенең “Транснефть” ГАҖ нә сатылган.

2015 елның 16 октябрендә килешүне Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Украинаның Монополиягә каршы комитеты хуплаган. “Шуңа бәйле рәвештә, Россиянең әлеге килешүдә катнашуы максатка ярашлы түгел”, - диелгән документка белешмәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100