news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия уенчылары кергән Entity командасы Dota 2 буенча суперфиналда җиңде

Россия уенчылары кергән Entity командасы Dota 2 буенча суперфиналда җиңде
Фото: трансляциядән скриншот

Entity җыелма командасы Dota 2 буенча Yota Фиджитал MOBA суперфиналында 19:4 исәбе белән җиңде. Киберспортчыларга «Киләчәк уеннары» трофее һәм 50 мең доллар күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Аларга каршы Индонезиянең Boom Escorts командасы чыгыш ясады. Туры трансляция «Киләчәк уеннары» турнирының рәсми YouTube-каналында үткәрелде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Сәфиева яза.

Entity составында Россиянең ике киберспортчысы чыгыш ясый, командага Россия тренеры Даниил Гилëв җитәкчелек итә.

Башта командалар цифрлы аренада FIFA да (футбол симуляторы) бишәр минутлык ике тайм уйнады. Әлеге этапта Entity 10:0 исәбе белән отты. Аннары чын футбол кырында тагын ике тайм уйнадылар.

«Entity футбол симуляторында иң зур уңышка иреште. Анда алар барысын да булдырды һәм гаҗәеп хисап белән җиңде», - дип искәртте Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе (ВГТРК) комментаторы Руслан Гатауллин.

«Мин биредә FIFA булыр дип бөтенләй уйламадым да. Анда элегрәк уйнаганым бар иде. Бәхет елмайды!» - диде Entity уенчысы, Беларусь киберспортчысы Дмитрий Fishman Полищук.

Аннан тыш, команданың рәсми составына Россиянең ике киберспортчысы - Дмитрий DM Дорохин һәм Владислав Kataomi Семёнов, Казахстан киберспортчысы Алимжан Исламбәков һәм Филиппин вәкиле Юрий Дэйв Паканья керә.

Искәртеп үтәбез, кичә Кытайның ике лидер командасы арасында Dota 2 турнирының финал очрашуы булды. Xtreme Gaming командасы, көндәшләрен - LGD Gaming командасын 2:0 исәбе белән отып, чемпион титулын яулады. Җиңүчеләргә шулай ук 350 мең доллар күләмендә төп бүләк тапшырылды. Dota 2 буенча Yota Фиджитал MOBA турнирының гомуми приз фонды 1 миллион доллар тәшкил итте.

  • Тарихта беренче «Киләчәк уеннары» Казанда 19 февральдән 3 мартка кадәр уза. Ул 21 февральдә тантаналы рәвештә ачылды. Тантанада Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм кайбер илләрнең лидерлары катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100