Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Тышкы эшләр министрлыгы атом-төш һөҗүме белән алмашу куркынычы турында кисәтте
Атом-төш һөҗүмнәре белән алмашу куркынычы бар, әмма Россия моны булдырмас өчен күп көч куячак. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков ТАСС белән әңгәмәдә белдерде.
«Мондый куркыныч ерагайды дип әйтү дөреслеккә каршы бару булыр иде. Кызганычка, бу куркыныч бар», - дип билгеләде дипломат, Россиянең Science Time фәнни каналының РФ һәм АКШ арасында атом-төш һөҗүмнәрен алмашу ихтималы турындагы басмасын шәрехләп.
«Без әлеге катастрофик сценарийны гамәлгә ашырудан качу өчен барысын да эшләячәкбез. Ләкин бу очракта барысы да бездән тормый», - дип өстәде Рябков. Шуңа бәйле рәвештә ул «бүгенге көндә вазгыять бик катлаулы һәм кискен» дип таныды.
Шул ук вакытта Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесе урынбасары белдергәнчә, Россия ягыннан атом-төш коралын куллану сценарийларына кагылышлы барысы да РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан әйтелгән һәм атом-төш коралын тыеп тору өлкәсендә дәүләт сәясәтенең яңартылган нигезләрендә чагылдырылган.
Октябрьдә РФ Президенты Россиянең яңартылган атом-төш доктринасын раслады. Анда, аерым алганда, атом-төш коралын куллану өчен шартлар күрсәтелгән, шулай ук потенциаль дошманга билгеләмә бирелгән. Соңрак РФ Иминлек советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Россия хакимияте атом-төш коралын куллануны теләми, дип ышандырды. Шуның белән Владимир Путин Россиянең Украинада атом-төш коралы барлыкка килүгә юл куймаячагына игътибар юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз