news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тышкы эшләр министрлыгы АКШның Венесуэлага һөҗүмен гаепләде

РФ Тышкы эшләр министрлыгы Россиянең АКШның Венесуэлага һөҗүменә карата позициясен бәян итте. Тиешле белдерүне ведомство матбугат хезмәте бастырып чыгарган.

РФ Тышкы эшләр министрлыгында Американың гамәлләрен кораллы агрессия акты дип атадылар. Моннан тыш, ведомствода Латин Америкасы тынычлык зонасы булып калырга, ә Венесуэла үз язмышын читтән тыкшынулардан башка үзе билгеләргә тиеш, дип ассызыкладылар.

«Венесуэла халкына теләктәшлегебезне, аның боливариан җитәкчелегенең илнең милли мәнфәгатьләрен һәм суверенитетын яклауга юнәлдерелгән курсын хуплавыбызны раслыйбыз», - дип язалар РФ Тышкы эшләр министрлыгында.

news_right_1
news_right_2
news_bot