news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тышкы эшләр министрлыгында чит илләр илчеләренә Татарстан презентацияләнде

Без чит дәүләтләр илчеләрен Татарстанда күрергә шат булачакбыз, дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Р.Миңнеханов

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министрлыгында чит илләр илчеләре өчен Татарстан Республикасы презентациясе узды. Бу чарада РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Хөкүмәте, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Презентация алдыннан анда катнашучылар Татарстан Республикасы турында махсус стенда урнаштырылган мәгълүмат белән таныша алды. Очрашуны РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров ачты. Ул, Татарстан Россиянең уникаль төбәге, анда төрле мәдәният һәм төрле милләт вәкилләре дустанә мөнәсәбәттә яши, дип билгеләп үтте. “Татарстан, шулай ук, - уңышлы һәм динамик үсеш алучы төбәкләрнең берсе, икътисади күрсәткечләр буенча беренче бишлеккә керә”, - дип ассызыклады министр. Аның сүзләренчә, республика минераль ресурсларга бай, үсеш алган сәнәгать, инфраструктура, мәгариф учреждениеләренә ия.

“Татарстан тышкы сәүдә партнерлары АКШ, Кытай, Һиндстан белән хезмәттәшлеген дәвам итеп, Якын Көнчыгыш, Латин Америкасы һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән нәтиҗәлә элемтәләр җайга сала, - дип шәрехләде РФ тышкы эшләр министры республика җитәкчелегенең халыкара мәйдандгы эшчәнлеген . – Татарстанда чит илләр компанияләре катнашында 1400 гә якын уртак предприятиеләр эшли”, - диде.

Республика, икътисади казанышлардан тыш, мәдәнияте һәм тарихы белән дә горурлана ала, дип ул Татарстан территориясендә туган, яшәгән һәм эшләгән танылган кешеләрне атап үтте. Алар - Николай Лобачевский, Максим Горький, Федор Шаляпин, Василий Аксенов һ.б.лар

“Презентациядә катнашучылар өчен Татарстан Республикасы, аның сәүдә һәм инвестицион куәте, шулай ук тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән якыннан танышу кызыклы булачагына ышанам”, - дип белдерде С.Лавров.

Рөстәм Миңнеханов бу чарада катнашучыларны сәламләде һәм республика белән кызыксынулары өчен рәхмәт әйтте. “Бигрәк тә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгына һәм шәхсән Сергей Лавровка күп еллар дәвамында республиканың халыкара элемтәләрен хуплавына рәхмәт белдерәсем килә”, - диде ул.

РФ төбәкләренең һәрберсе көнләшлелеккә сәләтле өстенлекләргә ия һәм аларны нәтиҗәле файдалану Россия икътисадын уңышлы үстерү мөмкинлеге булып тора, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Ул искәрткәнчә, Татарстан Көнчыгыш һәм Көнбатыш, Европа һәм Азия арасында, ислам һәм православие цивилизацияләре очрашкан төштә урнашкан. “Толерантлыкның югары дәрәҗәсе – безнең төп көндәшлек өстенлегебез”, - дип саный ТР Президенты. Республикада бай тарихи мирасны саклауга зур игътибар бирелә, Казан Кремле һәм борынгы Болгар шәһәрлеге ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Татарстан – Россия Федерациясенең лидерлыктагы һәм тиз үсеш алган төбәкләренең берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республика сәяси һәм социаль-икътиади тотрыклылык, төбәкнең үсеш алган хакимияте һәм җәлеп итүчән инвестицион климаты белән аерылып тора”. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадының төп тармаклары турында кыскача сөйләде. “Дөнья базарында Казанның "Ми-17" вертолетлары, “КАМАЗ” йөк машиналары яхшы таныш”, - диде Татарстан Президенты. – Безнең продукциянең яртысы чит илгә чыгарыла”.

ТР Президенты, республика җитәкчелеге төп басымны инновацион үсешкә ясый, дип билгеләп үтте. Моның өчен Татарстанда ике махсус икътисади зона, индустриаль парклар һәм технопарклар, инжиниринг үзәкләре бар.

Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, Казан Россиядә фән һәм мәгариф үзәге булып тора. Республикада Фәннәр академиясе һәм 30 вуз эшли, аларда 200 меңгә якын студент укый, шул исәптән 5,5 меңе - чит илдән килүчеләр. “Безнең республикада чит ил студентлары санын арттырырга шатбыз”, - дип ассызыклады докладчы.

Татарстан Президенты билгеләп узганча, республика халыкара һәм тышкы икътисади мөнәсәбәтләрне актив үстерә. ТР 15 чит ил вәкиллегенә ия, 130 дан артык ил белән икътисади һәм сәүдә элемтәләрен үстерә. Узган ел Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 900 млрд сум чамасы тәшкил иткән.

Әйләп баручы рейтинг агентлыклары бәяләвенчә, Татарстан - РФ ның инвестицион җәлеп итүчән төбәкләрнең берсе. “БДБ, Европа, Америка, Азия-Тын океан төбәге һәм Якын Көнчыгыш илләренең әйдәп баручы компанияләре республикада уңышлы эш алып бара”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Шулай ук республика Евразиядә интеграцион процессларда катнаша, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән нәтиҗәле эш алып бара.

Рөстәм Миңнеханов презентациядә катнашучыларга Татарстанның мәдәни казанышлары турында сөйләде. ТР Президенты сүзләренчә, 2013 елда 24 илдә Сабан туе узган. Ул бу чарада катнашучыларны да Казан Сабан туена чакырды.

Татарстан Президенты республикада эре спорт вакыйгалары һәм 2015 елда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты һәм 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты уздырылачагы хакында сөйләде.

“Без сезне Татарстанда һәрвакыт көтәбез, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов илчеләргә. - Сезне бизнес-делегацияләрегез белән бергә күрергә шат булачакбыз. Без хезмәттәшлеккә әзер һәм республикада үз проектларын гамәлгә куярга карар иткән чит ил компанияләренә ярдәм итәчәкбез”, - дип ышандырып куйды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Василий Лихачев презентациядә катнашучыларга РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин исеменнән сәламләү хатын укыды. Аннары ТР вице-премьеры – ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов Татарстан икътисады турындагы доклад белән чыгыш ясады. ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов мәгълүматлаштыру өлкәсендәге казанышларны барлады. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның инвестицион куәте турында шәрехләмә бирде. “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев махсус икътисади зона мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Презентация тәмамлангач, анда катнашучылар өчен Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot