news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Тышкы эшләр министрлыгы ведомство сайтына һөҗүмне раслаган

Алданрак АКШ хакеры Россия министрлыгы сайтын "ватуы" турында әйткән иде.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). АКШ хакеры Россия Тышкы  эшләре министрлыгы сайтына һөҗүм итүе турында белдергән. Бу хакта «Интерфакс» CNN телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Хакер, ул үзен Шут (The Jester) дип таныштырган, җомгага каршы төндә Россия дипломатик ведомствосы сайтына киберһөҗүм оештыруын раслый.

Хакер үзен киберһөҗүм ясарга Америка сайтларына ясалган атакалар мәҗбүр итүен, ә ул һөҗүмнәрне ил хөкүмәте ярдәмендә РФ хакерлары оештыра дип фаразлауларын аңлаткан.

Россия Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова сайтка керү фактын раслаган. «Сайтка һөҗүм ясалган. Кем тарафыннан– моны белгечләр ачыклаячак», – дип хәбәр иткән ул «Говорит Москва» радиостанциясенә.

Исегезгә төшерәбез: октябрь уртасында NBC телеканалы Америка разведкасы чыганагы хәбәренә сылтама белән Америка Кушма Штатларының Россиягә каршы масштаблы киберһөҗүм әзерләүләрен хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100