news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тышкы эшләр министрлыгы ДНР һәм ЛНР чикләре турында аңлатма бирде

Кичә Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген тануы турындагы карарны имзалады.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Россия Донецк һәм Луганск халык республикаларын аларның җитәкчелеге «үз вәкаләтләрен башкара» торган чикләрдә таныган.

Россия Тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, элегрәк Россиянең депутатлары һәм сенаторлар Россия ягы Донбасс республикаларын нинди чикләрдә тануы турында төрле карашлар белдергән иде.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген тануы турындагы карарны имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot