Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия тынычлык урнаштыручылары Таулы Карабахта халыкка ярдәм итә - видео
Россиянең Таулы Карабахтагы тынычлык урнаштыру контингенты киеренкелек арткан шартларда үз эшчәнлеген башкаруын дәвам итә, дип белдерделәр РФ Саклану министрлыгында. «Татар-информ» шул хакта яза.
Тынычлык урнаштыручылар халыкка мөмкин булганча ярдәм күрсәтә. Хәзерге вакытта медицина отряды урнашкан база лагерында 2261 кеше, шул исәптән 1049 бала бар.
Россия тынычлык урнаштыручылары җитәкчелеге Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан, шулай ук Таулы Карабах вәкилләре белән тыгыз элемтәдә тора.
Алар кан коюга юл куймау, тыныч халыкка карата гуманитар хокук нормаларының үтәлеше, шулай ук Россия тынычлык урнаштыручыларының иминлеген тәэмин итү хакында фикер алыша.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиянең тынычлык урнаштыру контингенты җитәкчелеге арадашлыгында Таулы Карабах вәкилләре һәм Азәрбайҗан арасында атышны тулысынча туктату турында килешүгә ирешелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз