news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия тынычлык урнаштыручылары Карабахта һәлак булу сәбәпле, Алиев Путиннан гафу үтенде

Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Россия коллегасы Владимир Путин белән телефоннан сөйләшү барышында Россия тынычлык урнаштыручыларының Таулы Карабахта һәлак булуына бәйле рәвештә гафу үтенде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«20 сентябрьдә Карабахта Россия тынычлык урнаштыручыларының фаҗигале рәвештә һәлак булуына бәйле рәвештә Илһам Алиев гафу үтенде һәм кайгы уртаклашты», - диелә хәбәрдә.

Сөйләшүдә искәртелгәнчә, әлеге уңайдан җентекле тикшерү үткәреләчәк һәм барлык гаеплеләрне дә җәзага тартачаклар. Ике илнең дә генераль прокуратурасы тыгыз элемтәдә эшли. Азәрбайҗан лидеры һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтергә әзер.

Лидерлар билгеләп үткәнчә, Россия тынычлык урнаштыру контингенты хәрбиләре тарафыннан ирешелгән, Карабахта сугыш хәрәкәтләрен тулысынча туктату турындагы килешүне эзлекле рәвештә гамәлгә ашыру мөһим.

Ил башлыклары шулай ук вазгыятьне алга таба тотрыклыландыру буенча беренче чираттагы адымнар хакында фикер алышты. Путин Карабахта яшәүче әрмәннәрнең хокукларын һәм иминлеген тәэмин итү кирәклегенә игътибар юнәлтте. Алиев бу мәсьәләдә Россиянең тынычлык урнаштыручылары белән үзара хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.

РФ Саклану министрлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, күзәтү постыннан кайткан вакытта Россиянең тынычлык урнаштыручылары утырган автомобильне Джанятага районында утка тотканнар, машинадагы хәрбиләр һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100