news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия туроператорлары бу җәйдә Мисырга рейсларда ике тапкыр күбрәк урын тәкъдим итәчәк

Россия туроператорлары җәй көне Мисырга рейсларга 11 мең урын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Россия туриндустрия берләшмәсе. Бу 2022 елның җәйге сезоныннан ике тапкыр күбрәк. Россия туриндустрия берләшмәсендә билгеләп үтүләренчә, югары сезон тәмамлануга карамастан, безнең ватандашларыбыз арасында пирамидалар иленә кызыксыну кимеми.

Coral Travel компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Марина Макаркова сүзләренчә, бу юнәлеш турлар иң күп сатыла торган илләр бишлегенә керә. Күбесенчә 5 «йолдыз» дәрәҗәсендәге кунакханәләргә 10 төнгә бронь ясала. Уртача чек бер кешегә 80 622 мең сум тәшкил итә.

Anex Tour туроператоры Мисыр шулай ук сорау иң күп булган биш юнәлеш арасында, әмма анда соңгы булуын әйтә. Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таиланд һәм Россия популяррак булып чыккан.

«Слетать.ру» компанияләр төркемендә 8 майдан 14 майга кадәр Мисырга турлар сату апрельнең соңгы атнасы белән чагыштырганда 22 процентка арткан. Ял итәргә теләүчеләрнең иң күбе майга (55%) туры килгән, икенче һәм өченче урыннарда – июнь һәм июль (29 һәм 10% тирәсе), дип хәбәр итте компания вәкиле Елизавета Тимошенко.

Туристлар Мисыр курортларында 4 һәм 5 «йолдызлы» кунакханәләр сайлый. Мәскәүдән Хургададагы биш йолдызлы кунакханәгә атналык турның бәясе 102 мең сумнан башлана. Россия чик буе хезмәте мәгълүматлары буенча, быелның беренче кварталында Мисырга Россиядән 217,5 мең турист барган. Ул ватандашларыбыз өчен иң популяр ял итү юнәлешләре арасында дүртенче урында тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot