news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия туризмы Кырымда туристлар сезоны уңышлы баруын җиткерде

Ярымутрауда кунакханәдә уртача бер номер бәясе тәүлегенә 3,2 мең сум, шифаханәдә – 3,6 мең сум тора.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). 2017 елда Кырымда туристлар сезоны уңышлы дип табылган. Бу хакта Россия туризмы федераль хезмәте башлыгы Олег Сафонов Россия президенты Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә җиткергән, дип хәбәр итә “Известия”.

Аның сүзләренчә, Кырымга ялга бару илдәге иң популяр юнәлешләрнең берсе буларак саклана. Биредә һава торышы да, көндәшлек тә каршылык тудыра алмый.

Сафонов быел ярымутрауда туристлар саны узган елгы дәрәҗәдә. Ул вакытта рекордлы сан күзәтелгән – туристлар 2,3 миллион кешедән артып киткән булган. Шулай ук Ростуризм башлыгы 2017 елда төбәктә ял йортлары һәм шифаханәләр 24 процентка арткан, анда яшәүчеләр саны да узган елдагыча, дип белдергән.

Ярымутрауда кунакханәдә уртача бер номер бәясе тәүлегенә 3,2 мең сум, шифаханәдә – 3,6 мең сум тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100