news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия туризм хезмәте Германия һәм Франциядә су басу куркынычы турында кисәтә

Циклоннан соң елгаларда су критик билгегә кадәр күтәрелгән.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия туризм федераль хезмәте Россия туристларын Германия һәм Франциядәге метеорологик вазгыятьне истә тотарга киңәш итә һәм аларда су басу куркынычы булуы турында кисәтә. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

“Россия Тышкы эшләр министрлыгы кризис үзәге мәгълүматлары буенча, Германия һәм Франциядә циклон узганнан соң елгаларда су критик билгегә кадәр күтәрелгән. Югары метеокуркыныч дәрәҗәсе саклана, су басу куркынычы бар”, – дип җиткергән якшәмбе көнне идарә тармагының матбугат хезмәте.

Россия туризм федераль хезмәте Европага турлар оештыручылардан шулай ук үз клиентларын һава шартлары торышы турында кисәтүләрен сорый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot