news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия туристы Казахстанда елгада батып үлгән

Фаҗига 10 июнь, якшәмбе көнне, Алма-Ата өлкәсенең Аксу елгасында булган.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Россия туристы Казахстанда елгада батып үлгән дип хәбәр итә “Известия” газетасы. 

Фаҗига 10 июнь, якшәмбе кичендә булган. Россия туристларыннан торган сигез кешелек төркем, Казахстанның Алма-Ата районындагы Аксу елгасында салда йөзәргә чыккан.

Билгесез сәбәпләр аркасында, бер турист көймәдән суга егылып төшеп, баткан.

Хәзерге вакытта төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тау үзәнлегенә калган җиде туристны эвакуацияләү буенча коткару операциясе уздыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot