Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия туристларын Вьетнамдагы җимергеч тайфун турында кисәттеләр
25 декабрьгә каршы төндә куркыныч туарга мөмкин булган районнардан 700дән артык кешене эвакуацияләгәннәр.
(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Ростуризм Вьетнамның көньяк ярына 25–26 декабрьдә якынлашачак “Тембин” тайфуны турында кисәтә. Бу хакта “Известия” яза.
Ведомство хәзерге вакытта Вьетнамда булган яки барырга планлаштырган Россия туристларын әлеге мәгълүматны исәпкә алып, тиешле саклык чаралары күрергә чакыра.
Тайфун көчле яңгырлар һәм өермәле җил алып килә. Бәла-каза Баклиеу, Бария-Вунгтау, Камау, Киензянг, Тиензянг, Шокчанг провинцияләренә, шулай ук Хошимин шәһәренә кагылачак.
25 декабрьгә каршы төндә куркыныч туарга мөмкин булган районнардан 700дән артык кешене эвакуацияләгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз