news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия туристлары Яңа елны дөньяның 95 илендә каршылый

Иң популяр илләр унлыгына Италия, Германия, Испания, Чехия, Бөекбритания, Франция, Грузия,Таиланд, Австрия һәм АКШ кергән.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Россия халкы Яңа елны каршыларга планлаштырган иң популяр илләр унлыгына Италия, Германия, Испания, Чехия, Бөекбритания, Франция, Грузия, Таиланд, Австрия һәм АКШ кергән. Сатылган авиабилетларның әлеге юнәлешләргә 60 процент чамасы туры килә, дип хәбәр итә OneTwoTrip сәяхәтләр сервисы. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Агентлык аналитиклары Россия шәһәрләреннән 29-31 декабрьгә булган очышка сатылган авиабилетларны анализлаган.

Яңа ел сәяхәтләре географиясе узган сезоннан киңрәк. 2016-2017 ел каникулларында Россия туристлары 92 илнең 213 шәһәренә очкан булсалар, быел 95 илдән 228 шәһәрдә булачаклар.

Чит илгә Яңа елны каршыларга баручыларга эконом-класс билетлар ике якка уртача 29 мең сумга төшкән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot