news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия туристлары Төркиядә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, зыян күрүчеләр бар

Алты россияле Төркиянең Алания районында автобус белән юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, алар хастаханәләргә озатылган.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Алты россияле Төркиядә Алания районында автобус белән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән, алар хастаханәләргә озатылган, алар арасында авыр яралылар юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Федерациясенең Анталиядагы Генераль консуллыгы вәкиле хәбәр итте.

"Алания районында тау юлында Россия туристлары булган туристик автобус катнашында авария булды. Алты россияле зыян күрде, алар хастаханәләргә китерелде. Икесе Анталияга, дүртесе Аланиягә озатыла. Аларда авыр яралар юк", - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул Генераль консуллыкның Төркия хакимиятләре белән элемтәдә торуын һәм бу хәлнең торышын ачыклавын билгеләп үтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot