news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия туристлары чит илдә балаларын югалтудан курка

Aviasales.ru порталы хезмәткәрләре Россия туристлары арасында сәяхәт вакытында нидән куркуларын ачыклау максаты белән сораштыру үткәргән.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Россия туристларының өчтән бере, чит илгә баргач, балаларын югалтудан курка. Бу хакта Aviasales.ru порталы хезмәткәрләренең Россия туристлары арасында үткәргән сораштыруында хәбәр ителә, дип яза "Российская газета" сайты.

"Сәяхәткә барганда, нәрсәдән куркасыз?" дигән сорауга сораштыруда катнашучыларның 30 проценттан артыгы чит илдә яки юлда балаларын югалтудан куркуын әйтә.

Респондентларның 29 процент тирәсе ниндидер сәбәпләр аркасында ялга бара алмыйча калудан шикләнә.

Сораштыруда катнашучыларның тагын өчтән бере сәяхәттә аяксыз калудан курка икән. Халыкның 15 проценты паспорты өчен борчыла.

Сорауларга җавап бирүчеләрнең 2 процентында таныш булмаган урында адашу шик уята. 

Шулай ук банк картасын блокировкалаудан, самолетта очудан һәм кинәт авырып китүдән куркучылар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100