news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия туристлары өчен Мисырга очу юллары яңартылачак

8-9 февраль көннәрендә Россия авиациясе контроль тикшерүләр үткәрәчәк.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия туристлары өчен Мисырга очу юллары киләсе айда ачылачак. 8-9 февраль көннәрендә Россия авиациясе контроль тикшерүләр үткәрәчәк. Шуннан соң Россия Федерациясеннән бу илгә очучы чартер һәм даими рейслар яңарчылачак. Бу хакта Россия дипломат чыганагына сылтама ясап, “Известия” хәбәр итә.

Шулай ук хәбәрдә Россия Федерациясе тарафыннан россиялеләр өчен Мисырның өч шәһәрендә аэропортларны ачу даталары карала дип искәртелә. Каирда Россия гражданнарын кабул итүгә барысы да әзер, ә Шарм-эш-Шейх һәм Хургадада 8–9 февраль көннәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча контроль тикшерүләр үтәчәк. Шуннан соң Мисырның өч шәһәренә чартер һәм даими рейслар тулысынча яңартылачак, дип хәбәр итә Россия Федерациясенең Транспорт министрлыгы.

Каир россиялеләрне кабул итәргә әзерлеген раслады, дип белдергәннәр Министрлыкта. Шуңа карамастан, авиаочышларның төгәл кайчан башланасы әлегә билгеле түгел. Чөнки бу мәсьәлә буенча карар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot